Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федераль таможня хезмәте җитәкчесе урынбасары Татьяна Меркушова белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат үзәге.
Очрашуда Татарстан Хөкүмәте белән Федераль таможня хезмәте арасындагы үзара эшчәнлек мәсьәләләре, республика территориясендә таможня органнарының нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итү, шулай ук халыкара сәүдә элемтәләрен үстерү турында сөйләштеләр.
Очрашуда Татарстан таможнясы башлыгы Марат Гәрәев һәм Идел буе таможня идарәсенең яңа башлыгы Виктор Никулин катнашты.