Комаровка мәктәбендә Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган зур чара узган

Комаровка мәктәбендә Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган зур чара узган

Красноярск краеның керәшеннәр төпләнеп яши торган Казачинско-Пировский муниципаль округында Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган чаралар башланып китте.

Шушы уңайдан, беренче зур очрашу Комаровка авылында уздырылган. Анда "Себер керәшеннәре очрашуы" дип исемләнгән бәйрәм булган.

«Комаровка авылы бу көнне чын мәгънәсендә җанланып китте. Авыл хуҗалары кунакларны бик җылы каршы алдылар. Округның төрле почмакларыннан, үз йола-гадәтләрен, дуслыкны һәм сәнгатьне яратучылар җыелды»,- дип бу бердәмлек бәйрәме турында Комаровка мәктәбенең укытучысы, керәшеннәр дип җан атучы Лидия Тараканова сөйләде.

Аның әйтүенчә, чараны оештыруда округ һәм авыл җитәкчеләре, шулай ук авыл халкының үзе зур өлеш керткән. Сәхнәләр матур итеп бизәлгән, өстәлләр төрле милли ризыклар белән тулы булган. Авыл халкы үзләре, күрше авыллардан да тәмле ашлар пешереп алып килгәннәр.

“Пирмәнкә дә, тутырма да, бөккәннәр, дурычмаклар, тәбикмәкләр, күзикмәкләр дә бар иде. Бәйрәмне уздыруда мәктәпнең техник персоналлары (алар барысы да керәшеннәр), повар булышты.

Хөрмәтле кунакларның булуы бәйрәм ямен тагын да арттырды. Чараны керәшен җәмгыяте вәкилләре: Казачинско-Пировский муниципаль округы Советы депутатлары рәисе урынбасары Александр Евсеев, шулай ук эшмәкәр Сергей Михайлов ачтылар.

Округ Советы депутатлары рәисе Юрий Озерских халыкка сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул Россиянең көче – бердәмлектә һәм һәр халыкның мәдәниятен хөрмәт итүдә икәнен ассызыклады. Красноярск крае депутаты Евгений Гарин үз чыгышында мондый тормышчан, ихлас очрашуларның күпмилләтле дөньябызны саклау өчен мөһимлеген билгеләп үтте.

Бәйрәмнең аерым, күңелгә үтеп керә торган, дулкынландыргыч өлеше – махсус хәрби операциядә катнашучыларының алкышларга күмелеп сәхнәгә күтәрелүе булды. Бу мизгел бүген бердәмлек һәм татулык – безнең уртак көчебез белән алгы сызыктагыларга ярдәм икәнен искәртте.

Аннары сәхнәдә концерт башланды. Концертны оештыруда мин үзем башлап йөрдем. Клуб җитәкчесе Светлана Стрелкова, кызым Анастасия биюләрне куюда ярдәм иттеләр. Алып баручылар укытучы Зинаида Михайлова һәм Валентин Иванов булды. Концерт һәр кемнең күңеленә хуш килде, бик матур булды. «Чишмә» («Истоки») дип исемләнгән уникаль ансамбль башкаруында җырлар яңгырады. Бәйрәм кунаклары «Ясмин» төркеме башкаруында «Питрау» биюен, ә «Күбәләк» балалар коллективының күңелгә үтеп керә торган чыгышларын карадылар. Шулай ук йола-гадәтләрне саклап калучы гаиләләрне бүләкләү дә булды – болар барысы да халыкның бердәмлеген күрсәтте. Үзенчәлекле, җылы атмосферасын тудырды.

Без инде җитмешенче яшьне ваклап килүчеләр. Шулай да, үз йола-гадәләребезне, мәдәниятебезне сакларга бик тырышабыз. Ничек тә киләсе буынга да өйрәтеп калдырасы иде дибез. Әлегә мәктәбебез эшли, шуңа сөенәбез. Әгәр мәктәп бетерелсә, авыррак булыр.

Авыл җирлеге башлыгы Мария Андрееваның да ярдәме зур. Бездә үткән чараларны ул оештыра.

Бәйрәм концерт программасы белән генә чикләнмәде. Аның мөһим өлеше булып, күп еллар дәвамында җирле туган якны өйрәнүчеләр тарафыннан булдырылган һәм сакланган керәшен мәдәнияте музеена экскурсия булды», – дип сүзен төгәлләде Лидия Тараканова.

Фото-видеолар: Ирина Михайлова.