Махсус хәрби операция мине барның кадерен белергә өйрәтте
Фәридә апа — ил чакыруы буенча Ватан сагына киткән Балтач бистәсе егете Рамил Минемуллинның әнисе, улын махсус хәрби операциягә озатуына быел дүртенче елы китте инде.
— Дүртенче ел инде менә алыштырмаслар микән дип көтәбез, — ди Фәридә апа яшьле күзләрен миңа төбәп. — Ардык, билләһи, төнге йокылар да качты. Егетләр үзләре дә йөдәде, тыныч тормышка кайтасылары килә. Бүгенге көнем Аллага шөкер, чөнки улым янымда, ялга кайтты.
Фәридә апа килене Рәзинә, оныклары Ләйлә, Ландыш, Лилия белән бергә гомер итә. Аларның өйләре аша узып йөрим мин, Рамил чираттагы ялына кайтса, әлеге нигездән нур агылгандай тоела, Рамил китсә, каралты-кура да боегаеп, кечкенә калгандай күренә. Кечкенәләре Лилиягә әле тугыз ай гына, төпчеге тугач, әтисе Рамилгә, әлбәттә инде, ял биргәннәр.
— Лилия туган көнне Балтачта Сабантуе гөрли иде, — дип искә ала шатлыклы да, шул ук вакытта моңсу да вакытларын Рәзинә. — Рамил өченче балабыз туып, бер атна үткәч кенә кайтып җитте. Аның ялда чагы бөтенебез өчен дә кадерле, кызлар әтиләрен зарыгып көтеп ала, көндезләрен кайтканда, аларга, әтиегез кайта, дип алдан-ала әйтми идек, мәктәптән, балалар бакчасыннан сюрприз ясап үзе барып ала иде. Хәзер күбрәк төнлә кайта, шуңа бүген әтиегез кайтачак, дип, әйтеп куябыз.
Кызлары Ләйлә Балтач урта мәктәбенең 2нче сыйныфында укый, Ландыш исә Балтач бистәсенең 1 нче номерлы балалар бакчасына йөри. Рәзинә үзе дә шушы балалар бакчасында эшли. Фәридә апа «Бәхет» кибетләр челтәренең сәүдә ноктасында хезмәт куя. Без инде әлеге кибетләр челтәренең, биредә эшләүче кызларның фронтка өзлексез ярдәм итүләре турында ишетеп беләбез, аларның олы йөрәкле булуларына сокланабыз. Бу Фәридә ханымның хәленә керү дигәнне дә аңлата, рәхмәт аларга.
Рамилне 2022 елның 26 сентябрендә мобилизация кысаларында махсус хәрби операциягә алдылар. Кулына чакыру кәгазе тоттырганда көндез бер туганыбызның никахына, кич икенче бер туганыбызның туена барасы бар, дип, йөриләр иде, никах-туй гаме калмады, кирәкле әйберләрне туплап, Казанга ЭКСПОга китәргә туры килде. Балтач спорт комплексы алдында әнисе, хатыны ике кызы белән озатып калды.
— Мәктәптә, балалар бакчасында узган бәйрәмнәргә үземнең дә, ике кызыбызның да барасы килми, чөнки әти юк, бүтәннәрнеке бар, безнеке юк., — дип елап та җибәрде Рәзинә. Бер дә җибәрәсе килми инде Рамилен, тагын өч бала белән ялгыз каласы бит. Тик Ватан чакыра, Ватан алдында ир-егетнең бурычы зур. Андагы иптәшләре дә көтә кыю егетне. Шунысы куанычлы, Рамил эшләп киткән ХЭС оешмасы үзенең батыр егетен кайгыртып тора. «Нинди гозеребез бар, барысын да аларга әйтәбез, һич каршы килмичә, бөтен сүзебезне тыңлыйлар, рәхмәт аларга, безгә килгән авырлык-лар аларга килмәсен», ди Фәридә апа. Аннан соң сыйныфташларына, дусларына чиксез күп рәхмәтләрен җиткерделәр алар, Рамил кайтуга килеп җитәләр, ул көнне музыка тавышыннан ишегаллары гөрләп тора. Ананың күңеле улын хөрмәт итүчеләргә үтә дә шат, бала бит, өстәвенә бердәнбер, карап торган бер улы. Кайчак та үпкәләп тә куя торгандыр, күрде бит ул, исәпкә алганда ук кемнәрнеңдер сәламәтлекләре какшау сәбәпле, я бронь белән кире чыгып китүләрен дә күрде, ЭКСПОда вакытта улының күз алдында ук киемнәрен сумкага тутырып бөтенләйгә кайтып китүче егетләр дә булды, җаны ничек кенә өзгәләнсә дә, улын алып калу турында башына да килмәде, Рамиле дә уйлап та карамады. Әйттеләр, чакырдылар, барасы, — булды, бетте, димәк шулай тиеш. Ана җир йөзенә шундый батыр ул тапкан да инде!
Авыр була башта, кирәкле әйберләрне табып, илтеп җиткереп булмый. Әле ярый хәрби ветеран Айдар Хисмәтуллин волонтёр төркеме төзи. Фәридә апа да, Рәзинә дә «шушы Айдарлар төркеме гуманитар ярдәм илтә бара башлагач сулышлар иркенәйде», диләр, бүгенге көндә район волонтёрларының даими ярдәм җыюларына, илтеп тапшыруларына куаналар, рәхмәтләрен әйтеп бетерә алмыйлар.
— Анда әнинең кадере бик тә беленә, әниләр пешергән ризыкны зарыгып көтеп алабыз, — ди Рамил. — Махсус хәрби операция мине барның кадерен белергә өйрәтте. Ни көтәсен белеп булмый бит. Җаем чыгу белән әнигә шалтыратам, хатынымның хәлен беләм, кызларым белән видеоэлемтә аша сөйләшәм, бәләкәчкә аерым игътибар. Әнине, гаиләмне какмасыннар, сакласыннар иде, дим. Бик кадерле алар миңа.
Нәкъ 8 март — Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм иткәндә, күңел җылы көткәндә, Рамил янәдән махсус хәрби операция зонасына кузгала. Шатланасы көнне ана янә елап, хатыны янә өч баласын кочаклап газизләрен-туендыручыларын ерак юлга озатып кала. Яуларны җиңел узып, җиңү яулап, исән-имин кайтулар насыйп булсын сиңа, курку белмәс, кыю йөрәкле райондашыбыз! Әниеңнең догалары ташламасын!