Рөстәм Миңнеханов Камал театрының Зур залыннан Тукай премиясе лауреатларын котлады. Быел бу исемгә ике иҗат төркеме һәм бер шагыйрь лаек булды:
«Казанга Тукай кайткан» спектакле өчен иҗат төркеме: Резеда Зәйниева (Гобәева), Айдар Җаббаров, Эмиль Талипов Мансур улы;
«Дәвамы бар» шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен Лилия Сираева (Гыйбадуллина);
Төрки музыка уен коралларын яңадан торгызу проекты өчен коллектив җитәкчесе «Татнефть» хәйрия фонды рәисе, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм иҗат төркеме әгъзалары: Корчагин П.Д., Чавлинов Э.З., Вертелецкий С.Ю.
Камал театрында «Кәҗә белән сарык печән базарында» дип аталган мюзикл башланып китте. Тантаналы чара әлеге тамаша алдыннан булды.
«Казанга Тукай кайткан» спектакле бүген Камал театрында 14.00 сәгатьтә планлаштырылган.
Бүген биредә бик күп төрле чаралар көтелә. Шул исәптән Милли кино көннәре, «Шүрәле» медиа-операсы һәм башкалар.
Шигырь бәйрәме элеккеге урынына кайтты – Опера татры янындагы Тукай һәйкәле янында 14.00 сәгатьтә башлана.