Татарстанда бер хатын-кыз күзенә зыян килгән өчен “ПМК” сәүдә йорты” фирмасыннан компенсация алуга ирешкән.
Бу хакта “Татар-информ” Татарстан прокуратурасы мәгълүматларына таянып яза. Прокурор тикшерүе материалларыннан күренгәнчә, бәхетсезлек очрагы узган елның 19 сентябрендә килеп чыккан. Эш барышында хатын-кызның бер күзенең мөгез катлавы пешкән.
Сәбәбе – эш бирүченең производствоны дөрес оештырмавына бәйле, дип аныклап үтелгән күзәтчелек ведомствосында. Моннан тыш хатын-кыз саклагыч күзлекләр яисә битен саклый торган калканчык белән тәэмин ителмәгән булган.
Район прокуратурасы, хатын-кызның мәнфәгатьләрен яклап, предприятиедән мораль һәм матди зыянны түләтү турында дәгъва белән судка мөрәҗәгать иткән. Суд фирмага мораль зыянны каплауга – 100 мең сум, шулай ук дәвалану чыгымнарын каплауга – 20 мең сум түләтү бурычын йөкләгән.