2026 елның 19 маенда 12.00 сәгатьтә «Татмедиа» АҖ бинасы каршындагы мәйданда (Декабристлар ур., 2) Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларының традицион бәйрәме — «ММЧ урамы» үз эшен башлый.
Чара Татарстан Матбугат көненә багышланган.
Башкала халкы һәм кунаклары республика һәм шәһәр массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән шәхсән аралаша, аларның продукциясен сатып ала һәм таныша алачак.
Быел чарада «Шаян ТВ» балалар телеканалы, «Татарстан» ДТРК, «Республика Татарстан», «Ватаным Татарстан», «Казанские ведомости», «Шәһри Казан» газеталары, «Казан» һәм «Сөембикә» журналлары, Татарстан китап нәшрияты һ. б. катнашачак.
Мәйданчыкта Яңа китаплар, рус һәм татар телләрендәге газета-журналлар, шул исәптән балалар, яшүсмерләр өчен һәм гаилә укулары чыгарылышы тәкъдим ителәчәк. Шулай ук матбугат басмаларына язылырга теләүчеләр өчен «Россия Почтасы» АҖ ноктасы тәкъдим ителәчәк.
Яшь кунакларны «Шаян ТВ»телеканалының зур курчаклары күңел ачачак. Барлык теләүчеләр өчен лотереяләр, викториналар һәм караоке конкурсы үткәрелә. Җиңүчеләр редакцияләрдән татлы призлар һәм сувенирлар алачак.
13.00 сәгатьтә концерт программасы башлана.
Анда Инсаф Ганибаев, Алинә Давыдова, Илгиз Шәйхразиев чыгыш ясый.
14.00 сәгатьтән кунакларны ачык һавада кайнар пылау һәм чәй белән коймак белән сыйлаячаклар.
14.30 да массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә җиһазлар тапшыру тантанасы була.
Чарага керү ирекле.