Күпьеллык фидакарь хезмәтләре һәм социаль өлкәдәге казанышлары өчен районыбызның бер төркем хезмәткәрләре югары дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек булды.
Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән “Республика матди ярдәм үзәге” дәүләт казна учреждениесенең Актаныш муниципаль районындагы 5 нче санлы бүлекчәсе мөдире Шәмсиева Лилия Фидаил кызы бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасына “Игелек үзәге” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең машина йөртүчесе Галиуллин Флүн Нурлыгаян улы лаек булды.
Министрлыкның Рәхмәт хаты белән “Игелек үзәге” учреждениесенең түбәндәге социаль хезмәткәрләре бүләкләнде:
– Закиева Фидания Фирдәвис кызы (Актаныш авылы);
– Рашитова Гөлназ Мидхәт кызы (Балтач авылы);
– Сарварова Рәилә Равис кызы (Актаныш авылы);
– Хайдарова Рәфидә Мирзанур кызы (Актаныш авылы).
Социаль өлкә үсешенә шәхси өлеш керткәннәре һәм намуслы хезмәтләре өчен Актаныш муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән түбәндәгеләр бүләкләнде:
– Галиуллина Лилия Рәүфәт кызы — “Игелек үзәге” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең баш хисапчысы;
– Исламова Алисә Фирдәвис кызы — әлеге үзәкнең өй шартларында социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире;
– Хәмидуллина Эльвира Айрат кызы — үзәк психологы.
Социаль хезмәткәрләр — җәмгыятьтә аеруча мөһим һәм җаваплы эш башкаручы һөнәр ияләре. Аларның көндәлек хезмәте ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә терәк булу, игелек кылу һәм кеше язмышына битараф калмау белән бәяләнә.