Бүген илебездә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә.
Шул уңайдан район Үзәк ял паркында «Хәтер шәме» акциясе үтте. Ул Бөек Ватан сугышы башлануга 85 ел тулуга багышлап уздырылды.
Район Үзәк ял паркында узган чарага район халкы, оешма-предприятиеләр коллективлары чыктылар. Һәркемнең кулында Хәтер шәме яна иде. Бер минут тынлыктан соң батырлар истәлегенә салынган мемориал янында Хәтер шәмнәре кабынды. Ахырдан ачык һавада нәфис фильм карау оештырылды.