Бүген Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казанның «Корстон» комплексында Бердәм дәүләт имтиханнарында 200 һәм 300 балл җыйган укучылар белән очрашты. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Ул укучыларны уку елын тәмамлап, аттестат алулары һәм имтиханнарда югары балл җыюлары белән котлап, аларга тырышлыклары өчен рәхмәтен белдерде. «Сез – республика һәм илнең горурлыгы. Үзегезне бик яхшы яктан күрсәттегез», – диде министр. Ул Татарстанда 1 июньнән 9 июльгә кадәр вакыт имтихан үткәрү мәшәкатьләре белән узганын искәртте.
«Безнең республикада шундый талантлы, акыллы балалар булуы күңелле. Сез республиканың данын күтәрәсез. Нәтиҗәләр искткеч: 48 кеше имтиханнарда 200 балл җыйды, 408 кеше 460 имтихан эшен 100 баллга тапшырды», – дип билгеләп узды Илсур Һадиуллин.
Аның сүзләренчә, югары нәтиҗәләргә лаек булган укучылар 1нче сыйныфтан ук югары әзерлекле булуларын күрсәтте. «9нчы сыйныфтан соң гына әзерләнә башлаганда түгел, ә нәкъ менә 1 нче сыйныфтан белемгә тартылу булганда яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була. Бөтенесе начар дип тәнкыйтьләүчеләргә сез, башта белем булса, нәтиҗәсе дә яхшы булуын расладыгыз», – дип ассызыклап үтте министр.
Ул 100 баллы имтихан нәтиҗәләре математика, информатика, химия, физика, биология, инглиз теле, рус теле, әдәбияттан булуын билгеләп узды. Рус теленнән 100 баллылар – 72 кеше, математикадан 100 балл җыючылар 138 кеше булган. Былтыр математикадан нибары 13 кеше 100 баллы нәтиҗәгә ирешкән. Ә гомумән, алганда, 100 балл җыелган имтихан эшләре узган елда 313 булган (быел 460).
Илсур Һадиуллин укучылары имтиханнарда беренче тапкыр 200 балл җыйган районнарны атады. Болар – Кайбыч, Саба, Сарман, Зәй, Мамадыш районнары. «Сез башкаларга юл ачасыз, үз районнарыгызны танытасыз, алга чыгарасыз. Укытучыларыгыз сезнең белән горурлана. Яхшы укытучы булган җирдә белем дә яхшы була», – дип белдерде министр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.