Журналист Лилия Йосыпова:«Матбугатны саклап калу өчен һәр татар үзеннән өлеш кертсен иде»

Журналист Лилия Йосыпова:«Матбугатны саклап калу өчен һәр татар үзеннән өлеш кертсен иде»

Журналист Лилия Йосыпова:«Матбугатны саклап калу өчен һәр татар үзеннән өлеш кертсен иде»

«Татар журналисты» сәхифәсендә «Ирек мәйданы» газетасы журналисты Лилия Йосыпова белән әңгәмәнең икенче өлешен тәкъдим итәбез.

«Яхшы кадрларны тотып кала алмыйлар – моңа күңел әрни»

Хәзерге яшьләрне күзәтсәк: яшь белгечләр журналистика яки филология юнәлешләрен тәмамлап чыгалар, ләкин аларның кайберләре татарча җөмләләрне дөрес төзи белми, саф әдәби телдә яза алмый. Татарча язган очракта да, фикерләүләре рус телендә булып кала. Без барыбыз да татар журналистикасын сакларга, әдәби телебезне киләчәк буынга җиткерергә омтылабыз. Яшьләргә буыннан-буынга күчеп килгән саф татар телен ничек тапшырырга? Аларны шушы өлкәдә татарча иҗат итәргә өйрәтүнең нинди нәтиҗәле формаларын уйлап табу мөмкин?

Бу хакта мин дә уйланам. Әлеге юнәлештә уку йортларына кабул иткәндә үк сайлап алу турын ныклап үткәрергә кирәктер, дим. Журналистика факультетында бюджет урыннары да чикле иде бит. Вәзгыять шулай булгач, милли журналистикага кадрлар кайдан килсен? Хәзер, ялгышмасам, бюджет урыннары мәсьәләсендә ситуация бераз уңай якка үзгәрде кебек. Телевидение, радио яки басма матбугат булсын – яхшы белгечләрне тотып калуы да авыр. Күпме талантлы журналистлар китте, алып кала алмадылар, дөресрәге, алып калырга тырышмыйлар да. Моңа күңел әрни. Бөтен күңелен биреп эшләгән кешеләр, халык яраткан журналистлар да игътибар, яклау тапмыйча китәргә мәҗбүр була.

Укыту алымнарын да бераз үзгәртергә кирәктер. Кайбер дәресләрдә китап, дәфтәрдән карап озын-озак лекцияләр генә укыйлар. Алай гына кызык түгел. Практика да җитәрлек бирелми кебек. Яшьләр үзләре дә шулайрак әйтә.

Гомумән, безнең журналистика өлкәсенә игътибар җитми. Авыл җирлекләренә, әйтик, укытучылар, фельдшерларны кайтару өчен дәүләт программалары чыгып тора. Бу бик кирәк. Журналистларга да шундый берәр ярдәм, чара булсын иде. Студентларны район газеталарына кызыктырып эшкә кайтарулар бармы ул? Ишетелгәне юк. Алай дисәң... Әле булган кадрларны да кыскарталар.

Яшьләрне бик каты кызыксындырып, тартып торсаң да, чакыру белән генә җәлеп итүе авыр әле. Хәзерге яшьләр башкача: алар чая, җебеп утырмыйлар, үз фикерләре, үз карашлары бар. Күп беләләр, чит илләр белән дә чагыштыралар, шуңа күрә тиешле шартлар булдыру мөһим.

Татар теле, татарча язу дигәндә... Мәсәлән, Зилә, син бит үзең дә Казан кызы. Татарча ничек матур, төзек сөйләп, татар дөньясы темаларына күп язасың. Ике артистның талашканын гына язып утырмыйсың бит. Тел, милләт, күрше төбәкләрдәге милләттәшләребезнең язмышы, басма матбугат, почта проблемалары – һәрберебезнең күңеленә тигән темаларны кузгатасың. Синең ул әти-әни, авылдагы дәү әни-дәү әтиләрең тәрбияседер. Син дә башка юнәлеш буенча китә алыр идең. Татар журналистикасына синең кебекләр килгәндә, нинди яшь, өметле кадр килде, дип сөенеп торабыз.

Телне балалар бакчасыннан өйрәтсеннәр, дип әйтәләр. Әллә ни зур булмаган хезмәт хакына эшләгән тәрбияче 30 баланы егылмасын, башын бәрмәсен дип карасынмы, су бирсенме, дару эчерсенме, йоклатсынмы, ашатсынмы, әллә татарча җөмләләр кабатлаттырсынмы? Төркемдәге ике хезмәткәр кайдан барысына да өлгерсен, ди?! Мәсәлән, «Апуш» балалар татар театр студиясенә никадәр бала йөри, Аллаһка шөкер! Милли киемнәрдән, татарча чыгыш ясыйлар. Күп нәрсә гаилә тәрбиясеннән килә. Гаиләдә туган телгә хөрмәт булса, бала да шул мохиттә үсә инде.

Марат Әхмәтов белән

«Һәр татар аз-азлап булса да матбугатка булышса, зур ярдәм булыр иде»

Йөз елдан соң журналистика дәреслекләрендә 2020 еллар татар журналистикасы турында нәрсә дип язарлар иде икән? Бу дәвергә нинди бәя бирер идең?

Авыр чорны кичерәбез. «Россия почтасы»ның бәяләрне котчыккыч итеп арттыруы, авылларда почта бүлекләре ябылу, басмаларга социаль ташламалар бетерелү, бер-бер артлы газеталар ябылу… Бөтен яклап кысу, кысылу бара. Боларын да телгә алырлар, бәлки. Почта проблемалары турында инде ничә ел сүз бара. Ишетүче, контрольгә алучы да, чишелеш тә юк. Башка юнәлешләрдә хөкүмәт азмы-күпме ишетә кебек бит? Ә матбугат өлкәсендә кыенлыклар арта гына. Өстәгеләр уртага салып сөйләшеп, проблемалар буенча бозны кузгаттырта алмыймы икән? «Теге газета ябылды», «теге тапшыру ябылды», «бу кеше телевидениедән китте», «бу журналистика белән хушлашты» дип бер сөйләнеп алабыз да бетте шуның белән.

Йөз елдан соң 2020 еллар журналистикасы буенча сөйләгәндә, әнә шул ясалма фәһем, онлайн тәрҗемәләр, яңа социаль челтәрләр керүе, блогерлар ташкынын да искә алырлар. Барысын да үз көчләре белән ерып барган, тырыш хезмәт куйган шәхси басмалар турында да сөйләрләр. Үрнәк журналистларыбыз турында да язарлар. Сөйләр, язар әйбер аз түгел.

Кәгазь матбугатны тулысынча цифрлы формат алыштырган очракта, татар матбугаты үзенең милли йөзен һәм җанын саклап кала алырмы?

Сайтлар һәм блоглар заман таләбе булса да, чын матбугат – ул басма газета-журналлар. Без балачакта «Салават күпере», «Сабантуй» кебек басмаларны көтеп алып, кулдан-кулга йөртеп укый идек. Басмаларда җан, милли мохит бар. Цифрлы форматта хәбәрне тиз җиткереп була, бик уңайлы, ләкин анда басма матбугатка хас җанлылык җитми. «Басма матбугат юкка чыкса, ничек булыр...» – дигән сораулар, сүзләр инде шактый еллар ишетелеп тора.

Пессимизмга бирелмик әле. Басма матбугат тулысынча юкка чыкмас. Социаль челтәрләр үсә торса да, газетага өстенлек бирүче, басма матбугатны бәяләүче укучыларыбыз һәрвакыт булачак. «Соңгы елларда газета-журналларның тиражы да төшә бит», – диләр. Бу кешеләрнең укырга теләмәвеннән түгел. Моңа, бердән, почта хезмәте системасындагы авырлыклар нык тәэсир итә. Почта ябылып, газета килми башлый икән, кеше бик теләсә дә языла алмый. Һәм авылларда өлкән яшьтәге апа-абыйлар китеп бара... Авылларда кеше саны кимү дә тәэсир итә.

Берәр басма ябылгач: «Их, кызганыч...» – дип әйтеп утырмас өчен, һәр татар үзеннән өлеш кертсен иде. Ярты елга бер тапкыр, 500 яки 1 мең сумга булса да, берәр басмага язылыйк. Үзем дә соңгы елларда берничә газета-журнал алдырам. Бүген укып өлгермәсәм, кышкы озын кичләрдә укырмын, дим. Миннән күреп, кайбер туганнарым да хәзер шулай эшли. Һәр татар үзеннән шулай аз-азлап булса да матбугатка өлеш кертсә, булышса, бу зур ярдәм булыр иде.

Татар матбугатын үзебез сакламасак, аны безнең өчен беркем дә сакламаячак. Кайберәүләр газета-журналларның хакы кыйммәт, дип зарлана. Ә нәрсә арзан бүген? Кызганыч, газеталарны чыгару бер дә арзанга төшми: типография хаклары, почта бәяләре артып кына тора, салымнар, редакция тоту һ.б. күп ягы бар. Бөтен әйбергә хаклар котырып артып тора бит. Мәсәлән, бер торт алсаң да – 800-1000 сум. Ул бик тиз ашалып бетә. Газета-журнал исә ярты ел буе өйгә килеп тора. Басмалар чыгып торсын өчен редакцияләр зур хезмәт куя.

«Укучы рәхмәте, аларның ышанычы бүләктән кадерлерәк»

Озак еллар шәхси матбугатта «Ирек мәйданы» газетасы редакциясендә хезмәт куясың. Бүгенге көндә дәүләт медиа холдинглары белән бәйсез яки шәхси басмалар арасындагы төп аерма нәрсәдә: мәгълүмат бирү тизлегендәме, тема сайлау ирегендәме, эксклюзив материаллардамы, әллә укучы ышанычындамы?

Социаль челтәрләрдә язмаларның кыскача эчтәлеген куеп, «дәвамын газетадан укый аласыз» дип язуыбызның сәбәбе аңлашыла: без – иң башта кагазь форматта чыга торган басма. Язмаларны тулысынча социаль челтәргә җибәреп барсак, газетаны чыгарып торасы да калмый. Һәр пәнҗешәмбе саен басмабызны көтеп алучы, күп еллар дәвамында тугры калган укучыларыбыз бар.

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина белән.

Төп аерма – укучыларыбызның безгә булган зур ышанычында. Редакциягә төрле яшьтәге абый-апалар шалтырата, проблемаларын, район-авылларындагы шатлыклы вакыйгаларын сөйлиләр. Аларның төрле мәсьәләләрен хәл итәргә тырышабыз, тиешле инстанцияләргә җиткерәбез. Ике арада даими элемтә һәм шушы эшкә кайтаваз бар. Мәсәлән, дежур торган көннәремдә шалтыратулар туктап тормый. Кайсы гына район-авыллардан чыкмыйлар. Шулкадәр күп кайтавазлар булу, халыкның ышанып шалтыратуы журналистка көч, дәрт бирә. Шул вакытта яңа темалар да табыла тора.

Дәүләт басмаларында бүләкләүләр, диплом бирүләр күп. Без болардан бераз читтә калабыз. Катнашып, көч сынашып караган чакларыбыз бар, әмма бик үтә алмыйбыз, төшеп калабыз. Хәзер моңа артык исебез дә китми, бик катнашканыбыз да юк. Ул дипломнарның кайчак ничек бирелгәнен дә яхшы беләбез. Гаделлекне яктыртырга тиеш булган журналистиканың үзендә дә бик шома гына түгел шул... Анда да еш кына кем ашадыр сөйләшеп алырга кирәк. Алай кызыгы да юк инде аның. Мин боларны һич кенә дә үпкәләп әйтмим. Укучы рәхмәте, аларның ышанычы бу бүләкләрдән кадерлерәк. Сорауларын җиткергәч, соңрак кайбер апа-абыйларның: «Сеңлем, булды бит. Проблема хәл ителде. Рәхмәт!» – дип шалтыратып әйткән чагында кош тотасың. «Безнең районга, авылга килсәгез, кунакка керми китмәгез», – дип тә чакырып торалар. Рәхмәттән башка сүз юк!

«Һәр белгечнең күңелен күтәрү, җылы сүз әйтү мөһим»

Җанлы сүз, укучы белән элемтә һәм һөнәргә тугрылык – иң мөһиме шул, дисең инде?

Әйе, үз эшеңне яратмасаң, бөтен күңелеңне биреп эшләмәсәң, бу өлкәдә озак торып булмыйдыр, дип саныйм мин. Үз эшемне чын күңелдән яратам. Дәүләт басмаларында булсынмы, шәхси медиадамы – һәр журналист зур тырышлык куя. Бу өлкәдә эшләүче белгечләрнең дә күңеле бар. Барыбыз да кеше бит. Без дә кайчак яклауга, җылы сүзгә мохтаҗ. Шуңа күрә, Зилә, шундый сәхифә булдырып, матбугат тармагындагы белгечләрне чакырып, аларның хезмәтен күрсәткәнең, проблемаларны уртага салып сөйләшкәнең өчен, сиңа да зур рәхмәт! Бу – безнең өлкәгә игътибарны арттыруда бик мөһим адым.

Яшь журналистларга нинди киңәшләр әйтер идең?

Журналистикага килергә теләгән яшьләр үзләре дә, әти-әниләре дә баштан ныклап уйлап карар кабул итсен иде. Монда сабырлык, түземлек тә, шул ук вакытта җитезлек тә кирәк. Журналистикада зур акчалар эшләп булмый. Гел кешеләр белән эшлибез, мәгълүматны тиз һәм дөрес итеп вакытында җиткерергә тиешбез. Энергия бик күп сарыф ителә. Бу өлкәдә ял юк. Дөресрәге, календарь буенча ял булса да, өйдә ятсаң да, баш мие барыбер ял итми: гел уйлыйсың, нидер эзләнәсең, күңелдән дә мәкалә язып утырасың... Ул гадәткә керә һәм һич кенә дә чыкмый.

Үз мөмкинлекләреңне җитди бәяләргә, бөтен якны үлчәргә, уйларга кирәк. Журналистиканы өстәмә белем яки параллель эш юнәлеше итеп сайларга да була. Үз юлыңны табып, алга таба шәхси блок ачып эшләргә дә мөмкин. Хәзер мөмкинлекләр күп.

Йошкар-Олада

  • Лилия Йосыпова: «Журналистика дипломда гына түгел, күңелдә булырга тиеш»
  • Лилия Йосыпова – Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туган. Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетын тәмамлаган. 2013 елдан башлап Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы булып тора.