Татарстанда 2027 елда реаль хезмәт хаклары 2,4% ка артыр дип көтелә

Татарстанда 2027 елда реаль хезмәт хакларының 2,4% ка үсүе көтелә.

Бу хакта Татарстан премьер-министры урынбасары — икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов республика Министрлар Кабинеты утырышында хәбәр итте.

2027–2029 елларга социаль-икътисади үсеш фаразын тәкъдим иткәндә, ул Татарстанның тулай төбәк продукты 2027 елда 1% ка, 2028 елда 2% ка, 2029 елда 1,9% ка артыр дип фаразлануын әйтте.

Сәнәгать җитештерүе индексы 2027 елда 100,5%, 2028 елда 101,9%, 2029 елда 101% дәрәҗәсендә көтелә. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү киләсе елда 1,5% ка артыр дип фаразлана.

Шулай ук республикада ваклап сату әйләнешенең ел саен 2,6–2,9%ка үсүе көтелә. Бу халыкның акчалата керемнәре һәм туристлар агымы арту белән бәйле.

Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, икътисад үсешенең төп факторлары арасында инвестицияләр, предприятиеләрне модернизацияләү, яңа технологияләр һәм цифрлы чишелешләр кертү, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм сату базарларын киңәйтү бар.

  • Фаразны тормышка ашыруның төп шартларының берсе — предприятиеләрнең тотрыклы эшләвен тәэмин итү. Хакимият шулай ук кече һәм урта бизнеска ярдәм чараларын дәвам итәргә җыена.

Татарстанда икътисади үсешнең төп нәтиҗәләренең берсе буларак халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрен арттыру максат итеп куела. Шул исәптән 2027 елда реаль хезмәт хакы 2,4% ка артыр дип көтелә.