Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беренче каналның генераль директоры Константин Эрнстны юбилее белән котлады.

Бу хакта үзенең телеграм-каналында Татарстан лидерының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. "Рөстәм Миңнеханов Константин Эрнстка шалтыратты. 65 яшьлек юбилее белән котладым», – дигән ул. Константин Эрнст– Беренче каналның генераль директоры, телевидение алып баручысы, продюсер һәм режиссёр. 1955 елның 6 сентябрендә туган. Беренче каналны 1999 елдан җитәкли. Аның җитәкчелегендә канал Россиянең иң эре медиаресурсларының берсенә әверелде. Эрнст берничә популяр телевизион проект һәм сериалларның инициаторы һәм продюсеры.