Бу атнада Казанда «Ак Барс» Көрәш сараенда көрәш буенча яшьләр арасында өч яшь категориясендә Россия беренчелекләре узачак. Татарстан данын әлеге бәйгедә кемнәр яклаячак?
2012-2013 елда туган егетләр: Самир Ахунов, Зиннур Вәлиуллин, Рүзәл Галимуллин, Салават Сөнгатуллин, Адель Гарипов, Радмир Факаев, Ризван Сираҗетдинов, Рамазан Харисов, Адель Нәгыймов.
2010-2011 елда туган егетләр: Аяз Фәйзрахманов, Әмир Ханбиков, Нурсәет Харисов, Радмир Ханов, Илдан Гыйниятуллин, Азамат Газымов, Айзат Газымов, Фәнис Фәсхетдинов, Ислам Купкенов.
2008-2009 елда туган егетләр: Ислам Ганиев, Ислам Рәхимов, Ислам Юсупов, Аслан Закиров, Инзил Ильясов, Аяз Хәйретдинов, Илдус Мәрданов, Илдар Низамов, Рамазан Мөхәммәтгәрәев.
Билгеле булганча, Татарстанда «Россия спорты» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.