Тана сатып алучыларга 80 мең сум акча бирәләр

Тана сатып алучыларга 80 мең сум акча бирәләр

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарның чыгымнар өлешен каплауга 2026 елның 18 маеннан 29 маена кадәр гаризалар кабул итү турында хәбәр итә:

  • бер баш товар танасы һәм бер мәртәбә бозаулаган бер баш тана сатып алуга 80 мең сум исәбеннән;
  • бер баш нәселле тана һәм бер мәртәбә бозаулаган бер баш нәселле тана сатып алуга 90 мең сум исәбеннән;
  • бер баш товар үгезен сатып алуга 35 мең сумга кадәр.

Документлар «Минем субсидияләр» («Мои субсидии») системасы аша электрон рәвештә кабул ителә.

Мәгълүматны ачыклау өчен элемтә телефоны: 8(843) 221-76-88 (8801) Галимҗанова Рамилә Риф кызы.

Документлар исемлеген алу өчен түбәндәге сылтама буенча узарга кирәк: https://agro.tatarstan.ru/podderzhka-lph-na-priobretenie-tovarnogo-i.htm

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Матбугат хезмәте