Татарстанда яшүсмер йөк машинасы арбасыннан чыгып торган баганаларга самокат белән килеп бәрелеп үлгән.
Татарстан прокуратурасы хәбәр итүенчә, бүген 15 яшьлек малай Лаеш районының «Аэросити-2» торак комплексында самокатта йөргән һәм йөк автомобиле кузовындагы баганаларга килеп бәрелгән. Аның алган җәрәхәтләрдән гомере өзелгән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү башланган, аны прокуратура үз контроленә алган.