Татарстанда җепшек кар, буран һәм 1 градус җылы булуы көтелә

13.02.2026
На улицах городов Казахстана появились супергерои
На улицах городов Казахстана появились супергерои

Бүген, 13 февральдә, көнбатыштан күчеп килүче җылы атмосфера фронты нәтиҗәсендә Татарстанда температура күтәрелә.

Шунлыктан карлы һәм болытлы тотрыксыз һава торышын урнаша. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада болытлы һава, иртән һәм көндез кар явуы фаразлана. Татарстанның көнбатышындагы аерым районнарда, шулай ук Казанда да көчле буран булачак.

Буран вакытында күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да түбән булуы ихтимал. Юлларда бозлавык һәм карт көртләре булу сәбәпле, сак һәм игътибарлы булу сорала.

Көньяк һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге 9-14 м/с, урыны белән секундына 17-22 метрга кадәр җитәчәк.

Температурага килгәндә көндез 1 градуска кадәр җылытачак.