«Ир кешене бу күренеш бер дә бизәмәде»

19.02.2026
На улицах городов Казахстана появились супергерои
На улицах городов Казахстана появились супергерои
«Ир кешене бу күренеш бер дә бизәмәде»

***

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов концертында булдык. Матур, сүз дә юк, ул сәхнә бизәлеше, утлар, костюмнар, биюче кызлар, музыкантлар һәм, әлбәттә инде, талантлы җырчылар. Тик концерттан соң күңелдә бер төер калды. Илдар Хәкимов сәхнәдән бер кешегә җырлар җыентыгы, ягъни флешка бүләк итәм дип белдерде. Бу аларның шундый традиция икән. Быелгы концерт сезоны 23нчесе. Димәк, 23нче рәттә, 23нче урында утырган кешегә биреләчәк. Балконда 23нче рәт бар, тик урыны юк. Балконда тамаша кылучылар 23нче рәттә утыручы бәләкәй кызны төшереп җибәрергә булды. Чаба-чаба төшкән кызчыктан Илдар билет таләп итә башлады. Ашыкканда нинди билет алып тору инде ул, бөтен зал көтеп тора бит! Билет булмагач, Илдар флешканы 2нче рәттә, 3нче урында утырган ханымга тапшырырга булды. Балконннан кадәр канатланып төшкән кыз өчен «обидно» булды дип әйтү генә аз. Күңелем кайтты... Әллә нинди зур бүләк бирә, диярсең. Шуның кадәр вакчыл булмыйлардыр инде, ир кешене бу күренеш бер дә бизәмәде. Минем белән бу залда булган башка тамашачылар да килешер дип уйлыйм.