«ФСБдан шалтыратабыз»: Чаллыда бер пенсионер 3 миллион сумга якын акчасын мошенникларга күчергән

20.04.2026
На улицах городов Казахстана появились супергерои
На улицах городов Казахстана появились супергерои

Чаллыда 60 яшьлек хатын-кыз телефон мошенниклары корбаны булган.

Ул полициягә мөрәҗәгать итеп, билгесез затларның аны алдап 2,8 миллион сум акчасын үзләштерүләре турында хәбәр иткән.

Хатын-кыз сүзләренчә, аңа үзләрен имеш ФСБ һәм Росфинмониторинг хезмәткәрләре дип таныштырган кешеләр шалтыраткан. Алар өйдә сакланган акчаларга куркыныч янавы турында кисәтеп, «имин счетка» күчерергә өндәгән. Җинаятьчеләр өч тәүлек дәвамында аның белән элемтәдә булып, акчаларның тиздән кире кайтарылачагына ышандырган.

Даими басым ясауга түзә алмыйча, пенсионер күрсәтелгән счетларга терминаллар аша 2,8 миллион сум акча күчергән. Соңрак кына ул мошенниклар корбаны булуын аңлап алган.

Әлеге факт буенча Россия Җинаять кодексының 159 маддәсе («Мошенниклык») нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Хокук саклау органнары искәртә — беркемгә дә телефон аша шәхси мәгълүматларны һәм акча күчерүләрне ышанып тапшырмагыз. «Имин счет» дигән төшенчә юк.

Билгеле булганча, Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.