Түбән Чыршылы авылында яшь мотоциклчы катнашында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан

19.05.2026
На улицах городов Казахстана появились супергерои
На улицах городов Казахстана появились супергерои
Түбән Чыршылы авылында  яшь мотоциклчы катнашында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан

Авыл урамында авария.

Шушы көннәрдә Түбән Чыршылы авылының Совет урамында төнге 3 тулганда юл-транспорт һәлакәте килеп чыкты, дип хәбәр итә Лениногорск ДАИ.

2000 елгы питбайк йөртүчесе Совет урамы буйлап хәрәкәт иткәндә, юлның киңлеген һәм үзенең транспорт чарасының габаритларын чамаламыйча, “Лада Гранта” автомобиленә килеп бәрелә ( автомобиль шофёры 1967 елгы). Әлеге автомобиль юл кырыенда тора торган булган. Питбайк бәрелгәч, үзенең хәрәкәтен дәвам иткән һәм икенче җиңел машинага – ВАЗга килеп бәрелә. ВАЗ автомобиле хуҗасы – 1975 елгы. Әлеге автомобиль, юл кичүеннән читтә, 1971 елгы җәяүлене бәрдереп, машина юлында туктаган булган.

Авария нәтиҗәсендә, питбайк йөртүчесе күпсанлы сынулар белән Бөгелмә хастаханәсенә озатыла.

Питбайкның пассажиры да җәрәхәтләр белән Бөгелмә хастаханәсенә җибәрелә.

Шофёрларның барысы да исереклек халәтенә алкотектор белән тест узган. Питбайк йөртүчедә 0.403м/л күрсәткән.

Әлеге шофёрга карата берничә маддә буенча административ эш кузгатылды, дип Лениногорск автоинспекциясе.

фото: ГАИ Лениногорск