Арка авыртуының сәбәбе йокы булырга мөмкин? Невролог аңлатма бирә

20.05.2026
На улицах городов Казахстана появились супергерои
На улицах городов Казахстана появились супергерои

Күпләр еллар буе арка авыртуын дарулар, уколлар һәм процедуралар белән дәвалый, әмма нәтиҗә озакка бармый.

Медицина фәннәре докторы, невролог Андрей Данилов фикеренчә, моның төп сәбәпләренең берсе — сыйфатсыз йокы булырга мөмкин. Бу хакта «Комсомольская Правда» яза.

Белгеч аңлатканча, кеше тирән һәм тулы канлы йокыга талгач, организмда табигый “авыртуны сүндерүче” системалар активлаша. Алар ялкынсынуны киметә, тукымаларны торгыза һәм организмның үз “авырту баскыч” матдәләрен — эндоген опиоидларны эшләп чыгара.

Әгәр кеше даими рәвештә йокы туймаса яки начар йокласа, бу саклану механизмнары көчсезләнә. Нәтиҗәдә хәтта гадәти авырту да хроник формага күчәргә мөмкин.

Невролог сүзләренчә, төнлә аеруча блуждающий нерв — вагус актив эшли. Ул организмдагы “ватылуларны” табып, тернәкләнү процессын башлап җибәрә. Шуңа күрә йокы режимын җайга салмыйча, хроник арка авыртуыннан тиз генә котылу авыр.

Табиблар киңәше буенча, арка авыртканда дарулар белән генә чикләнмичә, йокы сыйфатына да игътибар итәргә кирәк: вакытында йокларга яту, гаджетларны киметү һәм стресс дәрәҗәсен төшерү дә дәвалануның мөһим өлеше булып тора.