Вьетнамның Ханой шәһәре һәм Казан метро төзелеше өлкәсендә тәҗрибә уртаклашты

Вьетнамның Ханой шәһәре һәм Казан метро төзелеше өлкәсендә тәҗрибә уртаклашты

На улицах городов Казахстана появились супергерои
На улицах городов Казахстана появились супергерои

Ханой белән Казан метрополитен төзү һәм үстерү өлкәсендә тәҗрибә уртаклаша. 17 июньдә шәһәр Ратушасында Казан мэры Илсур Метшин һәм Ханой партиясе шәһәр комитеты секретаре Чан Дык Тханг очрашуында шул хакта килешенде, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат үзәге.

Сөйләшүләр барышында Казан мэры метрополитен эшенең төп күрсәткечләрен тәкъдим итте һәм аны үстерү алымнары турында сөйләде. Цифрлы чишелешләр һәм җәмәгать транспорты системасының эшен оештыруга аерым игътибар бирелде.

Бүген Казанда 17 чакрым озынлыктагы бер метро линиясе һәм 11 станция эшли. Эшләү дәверендә система 500 миллион пассажирга хезмәт күрсәткән. 2025 елда пассажирлар агымы 40 миллионнан артып киткән.

Ханой вәкиле, үз чиратында, метрополитенны үстерүдә үз тәҗрибәсен тәкъдим итте. Шәһәрдә 20 чакрым озынлыктагы метро линиясе эшли, тагын 80 чакрымга якыны – төзелеш стадиясендә. Киләчәктә гомуми озынлыгы 1,2 мең чакрым тәшкил иткән 22 линиядән гыйбарәт челтәр булдыру ниятләнә.