Греция Премьер-министры Кириакос Мицотакис белдергәнчә, илдә 2027 елның 1 гыйнварыннан 15 яшькә кадәрге балаларга социаль челтәрләргә керү тыелачак. Бу хакта “Российская газета” Reuters мәгълүматларына таянып яза. Чиновник әйтүенчә, бу чара балаларның йокысы һәм, гомумән, сәламәтлегендәге проблемаларны киметү мөмкинлеге бирәчәк.
Мицотакис билгеләп үткәнчә, күп вакытны гаджет экраны алдында уздырулары балаларның баш миенә ял итү мөмкинлеге бирми. Моннан тыш үсмерләр виртуаль киңлектә еш кына үзләренә карата кимсетүле сүзләргә юлыга. Бу исә психологик проблемаларга китерергә мөмкин.
Социологик сораштырулар мәгълүматларына караганда, илдә яшәүчеләрнең 80 проценты чамасы балаларның социаль челтәрләрдән файдалануын тыюны хуплый. Греция хөкүмәте балаларның гаджетларга бәйлелеген бетерү өчен мәктәпләрдә мобиль телефоннардан файдалануны тыйган һәм үсмерләрнең экран янында үткәрә торган вакытларын чикләү өчен ата-ана контроле платформасын булдырган.
Сүз уңаеннан, Франция парламентының түбәнге палатасы да 15 яшькә кадәрге балаларның социаль челтәрләрдә утыруын тыюны күздә тоткан закон проектын хуплаган. Депутатлар фикеренчә, бу проект үсмерләрне интернет челтәрендә кимсетүләрдән, кирәкмәс контенттан һәм компьютерга бәйлелектән саклаячак.