24-26 нчы апрельдә үткәрелгән «Татарча диктант» акциясе бик күп мәданнарны берләштерде. КФУда «Татарча диктант» язганнан соң, без КГЭУга юнәлдек. Анда ничегрәк уза икән?
Без татар мохитендә белем алырга ияләнгәч, монда башка мохит булуы сизелә. Әлбәттә, студентлар нигездә рус телендә аралаша, әмма аларның татар теле буенча белемнәрен тикшерергә зур теләк белдерүләре сөендерде генә.
Уку йортына атлап керү белән милли киемле егет-кызлар каршылады, аудиториягә узарга тәкъдим иттеләр. Ә ул бүлмәнең ишек төбендә төрле курста укучы йөзләгән студент басып тора иде. Шаулашалар, гөрләшәләр. Гадәттәгечә инде.
Диктант текстын диктор, филология фәннәре кандидаты, доцент Гүзәл Гыйләҗиева укыды.
Университетыбызда «Татарча диктант» акциясе уздырылып тора. Бу диктант – бик мөһим акция, чөнки бүгенге көндә студентлар, татар теле аларның туган телләре булуга карамастан, үзара күбрәк рус телендә аралашалар. Студентлар татарча язарга һәм сөйләшергә тиеш дип уйлыйм, – дип сөйләде ул безгә.
Катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Башта ул татарча бөтен кеше дә аңлыймы, дип сорады.
Сезне ихластан сәламлим. Аңламаганнар, барыбер интуитив рәвештә сүз ни турыда икәненә төшенә аладыр. Шулай бит? Бу ел «Тукай елы» дип игълан ителде. Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессы милли шурасының бу тәкъдимен хуплады. Апрель аенда бөек Тукайның 140 еллыгы уңаеннан бу чараны үткәрәбез. Әлеге мәйданчыкта ул икенче тапкыр уздырыла. Зур рәхмәтләрне КГЭУ ректоры Эдвард Юныс улы Абдуллаҗановка һәм аның командасына белдерәсе килә. Әлбәттә, билгеләп үтәргә кирәк: битараф булмыйча, туган телебезне сөюегезнең бер билгесе һәм күрсәткече буларак, үзегезнең көчегезне сынап каравыгыз – туган телгә карата булган ихтирамыгыз.
Диктант Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре һәм «Бәхет» хикәясеннән гыйбарәт иде. Диктантны язу өчен якынча ярты сәгать вакыт кирәк булды. Акция үзенчә бер традициягә әверелеп барган татар милләтенең гимны «Туган тел» белән тәмамланды. Экранда чыгып барган җыр тексты диктантны тикшерү өчен менә дигән мөмкинлек тә булды.
Менә студентлар ишеккә таба юнәлделәр. Шуларның берничәсе:«Нинди билге алырсың дип уйлыйсың?» – дигән сорауга «бишле» һәм «дүртле» дип җавап бирделәр.