Чаллының автогигант кала икәнен белмәүчеләр юктыр. Аннан соң аның комплекслар системасында, йорт һәм бина адреслары икешәр санлы, мәсәлән 21/24 ише, һәм ЗЯБ белән ГЭСларында буталмаганнар сирәктер. Шул монда туып-үскәннәр яисә гомерләрен шушы шәһәргә багышлаганнар гына аңлый һәм белә! Шәһәр Сабан туен быел да Юлай Низаев тамаша кылып кайтты.
Шәһәр Сабан туйларын күп күргән бар, Чаллы Сабан туена да бу бер дүртенче-бишенче тапкыр барудыр. Әлбәттә, авыл һәм район Сабантуйларыннан аермалы буларак, шәһәрнең Хезмәт бәйрәменә генә хас үзенчәлекләр гаять күп. Чаллы Сабан туена әзерлек бик иртә башлана, иң башта «Чаллы Сабан туе гүзәле» титулына дәгъва кылучы сылу кызлар гаризалар бирә. Шуннан соң милли сәнгатьне вә мәдәниятне, тирәнтен рәвештә гореф-гадәтләребезне һәм үзләренең күпсанлы сәләтләре булуларын мәртәбәле жюри алдында исбат итәләр. Әйтергә кирәк, монда инде Чаллы сылукайлары гына түгел, ә Кама аръягы районнарыннан да бик күп туташлар бәйгедә катнаша. Бу тирәдәге район җирләрендә туып-үскән кызлар өчен – бу дәрәҗәле «Татар кызы» бәйгесенә үрләүнең бер этабы булып тора. Чаллы Сабан туе иртәгә буласы көнне, шәһәрнең «Энергетик» мәдәният сараенда финал тантанасы була, гадәттә. Монда инде озак еллар әлеге мәдәният сараеның директоры булган Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллының мактаулы гражданкасы Гөлзадә апа Рзаеваның да исемен телгә алмыйча мөмкин түгел. Нәкъ аның тырышлыгы белән шәһәрдәге күпсанлы бәйгеләргә нигез салынган. Шулай ук Чаллыдагы якташлар җәмгыяте кичәләрен, төрле район якташлары өчен очрашулар уздырып тора.
Ә автокаланың «Сабантуй гүзәле» титулын, таҗын бәрәкәтле Актаныш районы кызы, Яңа Әлем авылында туып-үскән Эльвера Миңнегалиевага кидерделәр. Ул Чаллы шәһәрендәге данлыклы «КамАЗ» заводының Логистика үзәгендә кадрлар белән идарә итү бүлеге инженеры булып хезмәт итә. Гомумән, төп титул өчен 16 яшьтән 25 яшькә кадәрге иң сәләтле һәм кыю 8 кыз көч сынашты, тырышып үзләренең гүзәллеген генә түгел, ә осталык, зирәклек һәм милли рухлы булуларын исбат иттеләр. Былтыр нигезләмә шартлары 18 яшьтән алып, дип үзгәртелгән иде кебек.
Нәкъ шушы сылу кызкайлар Сабан туеның шәрәфле кунакларына милли бизәкле түбәтәйләрне кигезде.
Чулман һәм башка елга-сулары белән дә дан тоткан Чаллының яр буе паркына халык иртәдән үк җыела башлаган иде. Биредә «Авыл» һәм «Әкият» кебек мәйданчыклар шау-гөр килеп торды. Татарстан Дәүләт Советы рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев та бәйрәм мәйданчыклары буйлап йөрде, халык осталары чатырларын карады.
Алга таба программа төп сәхнәдә, төп мәйданда дәвам итте. Тамашачыларга милләтебезнең бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга, Чаллының 400 еллыгына һәм «КамАЗ»ның 50 еллыгына багышланган «Туган җир энҗесе – Сабантуй» театральләштерелгән программасы күрсәтелде. Оештыручылардан алынган мәгълүмат буенча, спектакльдә 2 меңнән артык кеше катнашты. Билгеләп китик, Чаллы ел саен Сабантуй прологларында яхшы мәгънәдә күрмәгәнне күрсәтә белә. Бер елны мәйдан түренә олы-олы түбәтәйләр алып чыгып биегәннәр иде, быел исә биюче кызлар роза чәчәкләре кыяфәтендә чыкты. Ялгышмасам, иң соңгы җыр вакытында дип хәтердә калды, биючеләр мәйданга бутафория буларак ясалган зур-зур бәлеш ягъни дөресрәге – өлешләрме, алып чыктылар! Кызык булды, менә сиңа мә – булды бит бу тамаша!
Татарстан Рәисе, Дәүләт Советы һәм республика Хөкүмәте исеменнән мәйдан кунакларын Марат Әхмәтов сәламләде.
Узган гасырның 1960 еллар ахырында бөтен илдән килгән яшьләр яңа урында тулай торакларда тормышларын башлап, дөньякүләм танылган автогигант шәһәр төзеде. Бу – ихтыяр көче, характер һәм фидакярлек буыны. Алар яхшылыкның, дуслыкның кадерен белә, уңышларга сөенә торган кешеләр. Бу буын үзенә лаеклы варислар тәрбияләде, алар өлкәннәр эшен дәвам итәләр, туган шәһәрләрен матур итеп үстерәләр. Чаллы – икътисады динамикалы рәвештә үсә торган шәһәр. Һәр елны төп капиталга инвестицияләр 100 миллиард сумга якын, экспортланган продукция 1 триллион сум чамасы, 300 мең квадрат метр – торакны файдалануга тапшыру күләме, товарны ваклап сату әйләнеше – 300 миллиард сумны тәшкил итә. Болар барысы да Чаллы халкының тормыш сыйфаты күрсәткече. Шәһәр җитәкчелеге автошәһәрне үстерү өстендә системалы һәм масштаблы эшли. Шуңа күрә Чаллының да перспективалары зур, – дип белдерде Парламент рәисе вазифаларын башкаручы.
Автокала мэры Мәһдиев исә быелгы елның шәһәр өчен үзенчәлекле булуын искәртте.
2026 ел – Чаллының 400 еллыгы һәм беренче «КамАЗ» автомобиле чыгарылуга 50 ел тулу билгеләнә. Чаллы Чулман ярындагы зур булмаган җирлектән куәтле заманча автошәһәргә кадәр юл узган. Без үз тарихыбыз белән горурланабыз, ата-бабаларыбызны искә алабыз, аягыбызда нык басып, киләчәккә ышаныч белән карыйбыз. «КамАЗ» – ул безнең байлыгыбыз һәм милли бренд. Ярты гасыр элек безнең әтиләр һәм бабаларыбыз чын хезмәт батырлыгы күрсәтте, һәм бүген Чаллы – легендар «КамАЗ»ның ватаны, хезмәт итүче шәһәр, лидер шәһәр. Без илнең азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатендә алдынгы урыннарда торабыз. Ә «Чаллыда эшләнгән» маркалы продукция – сыйфат билгесе, – дип бәян итте мэр.
Алга таба Чаллының сәнәгать, җитештерү оешмаларын тирә-як районнардан икмәк, сөт, ит һәм башкасы белән тәэмин итүчеләргә лаеклы бүләкләр бирелде. Монда язма башында язган сүзләремә аңлатма кертеп җибәрү кирәк. Чөнки чыннан да Чаллы – иген басулары булмаган бердәнбер шәһәр! Моңа инде янәшәдә генә Тукай, Түбән Кама, Алабуга һәм башка районнар терәлеп тору да нәтиҗә бирмичә калмагандыр, мөгаен. Аның каравы, ел саен Чаллы Сабан туенда күпсанлы фермерлар хөрмәтләнде. Шулай ук башка тармакларда хезмәт куючы алдынгылар да бүләкләнде. Алар арасында укытучылар, мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре һәм башка һөнәр ияләре бар иде. Болай игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнмәүчеләрне бүләкләү дөресме, дигән сорау да туачак. Фәлсәфи яктан күзалласак: һәр дан-шөһрәтле игенчене дә укытучылар укыта, туган җиргә мәхәббәт тәрбияли. Татар халкында шундый әйтем дә бар: «икмәк булса – җыр да була». Ә бит күпме мәдәни оешмаларның, клубларның агитбригадалары басуларга чыгып чәчү һәм урак кампанияләре гөрләгәндә, кызу кояш астында вә челлә көннәрдә кыр батырларына концерт куялар! Шуннан бергәләп нәтиҗә ясыйк…
Һәр Хезмәт туе да шулай шикелле инде. Чаллы аеруча шулай тоелды. Ничектер һәр кешене танып алып була, бәлки мәйданы шактый олы гына булганга күрәдер дә.
Гадәттә, һәр чарада ягъни тантанада Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы оешмасы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының шәһәр бүлеге җитәкчесе һәм Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Факил Сафинны – иҗатташ дусты, радиожурналист һәм шагыйрә Әлфия Ситдыйкова белән күрергә өйрәнгән. Әлфия апа аны командировкалар вакытында карап, култыклап йөртүне дә күзләр күреп күнеккән. Бик яхшы иҗади тандем, өстәвенә Ләйсирә апа ире кадер-хөрмәттә йөрүенә сөенеп кенә торучы зирәк акыллы апа! Шулай да бу юлы Әлфия апа шәһәр юбилее уңаеннан күкрәгенә медаль тагыласы булгач, күбрәк сәхнә янында булды. Аның каравы Факил абый янәшәсендә яңа гына Тукай премиясен алган, «Мәйдан» әдәби журналында хезмәт куйган Лилия Гыйбадуллинабыз иде.
Безнең халкыбызның барлыгын, бердәмлеген һәм якты киләчәккә өмете булуын күрсәтә торган бәйрәм, – диде Факил абый.
Аның сүзләренә Лилия ханым да кушылды:
Менә-менә, ул киләчәккә карата булган өмет бәйрәме, икмәк бәйрәме! Ул тынычлык бәйрәме: игеннәребез күкрәп үскәч җан тынычлыгы була. Табыннар тулы булгач, җан азыгы да кирәк, җан азыгын да булдыра торган бәйрәм дип саныйм, – дип сөйләп китте шагыйрә.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы Татар дәүләт драма театрында курсташым Илназ Гаффанов белән дә күрешү һич кенә дә алдан ук уйланылмаган иде. Алабуганың Морт авылының талантлы егете булган курсташым белән Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укыган чакта тулай торакта күрше диярлек бүлмәләрдә яшәдек. Аны мин генә хәтерлим, бик яхшы биюче булуын да, әмма җырлавын әлегәчә ишеткән булмады. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендәге театр бүлегенең данлыклы режиссёрлары, мөгаллимнәре булган Эльмира Хисаметдинова, Рамазан һәм Светлана Гардисламовларның, легендар Тәҗрия Җәләеваларның тырышлыгы юкка китмәгән, димәк.
Илназыбыз – Чаллы Сабан туена килгән рәсми делегация белән сөрән салуда, Сабантуйга бүләк җыюда йөрде. Уңышлар яулап, татарның театр дөньясында танылып килә ул. Кайчан гына Камал театрының күренекле актёры Әзһәр Шакировка багышланган «Җылак» фильмындагы роле өчен «Ника» кинопремиясе номинанты булган иде... Быел мәртәбәле «Тантана» премиясе лауреаты булып танылды!
Сабан туе мәйданында Сарман кызы, бүгенге көнне Чаллыда яшәүче Алинә Билалова белән дә күрештек. Аны чаллылылар күбрәк «Үз юлым» проекты һәм блогер буларак та белә. Ничә тапкырлар республикакүләм яшьләр слётларында бергә булган Алинәдән дә Сабантуй хакында фикерен белештем:
Беренчедән, Сабантуй – безнең татар халкын һәм бик күп башка милләтләрне берләштерә торган бәйрәм. Җылы очрашулар белән истә кала, еллык хезмәт дәрте бирә торган рәхәт бәйрәм. Безнең Чаллыга якын гына урнашкан Сарман, Җәлил бистәсе якларында нык матур итеп бәйрәм ителә. Кичке Сабантуйларга кадәр оештырыла. Әнием музыка мәктәбе укытучысы буларак гел катнаша, укучыларын милли бәйрәмебездә чыгыш ясата. Сабантуйлар мөбарәк, котлы булсын, – диде ул.
Әйе, чын-чыннан республика буйлап узучы Сабантуйлар марафонын Казан Хезмәт туе белән йомгаклап өлгердекме – җәйнең яртысы үтеп, Питрау җиткән чакка килеп терәләбез. Керәшен халкының иң матур бәйрәмнәренең берсе бит ул. Бу сүзләрне укыгач та аңлагансыздыр инде, Сабантуйда Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин белән дә очраштык.
Безнең республикада халкыбыз Сабан җирләрендә, иксез-чиксез басу эшләрен тәмамлаганнан соң милли бәйрәмнәребезне билгеләп үтәбез. Төбәгебездә бик күп милләтләр үзара дуслыкта, бер-берсен ихтирам итеп яши. Һәркайсының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, фольклорын бертигез куеп Татарстаныбыз җитәкчелеге тарафыннан шундый дөрес эш алып барыла. Рәхмәт, Татарстан Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка, Хөкүмәткә. Үзебезнең районда гына да удмуртларның «Гырон-быдтон» бәйрәмен республикакүләм масштабта уздырачакбыз. Аннары керәшен мәдәнияте бәйрәме булган Питрау якынлаша. Семык, Каравон, Уяв кебек бәйрәмнәр узуы да – бердәмлегебезнең бер дәлиле булып тора.
Ә Чаллы Сабан туена мин бик теләп килдем. Үзебезнең мамадышлыларны-якташларны күрергә, тагы бер кат аларны барлап алырга. Без мамадышлыларның Чаллы якларында ничек итеп яшәүләре хакында һәрвакыт кызыксынабыз. Чаллы шәһәре белән тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштырылган. Якташларыбыз «КамАЗ» төзелгән беренче еллардан башлап күчеп килеп, күмәкләшеп яши. Туган җирләрен дә онытмыйча, Мамадыш Сабантуйларына, Питрауларга кайтып йөриләр. Икътисад һәм социаль өлкәләребездә дә Чаллы белән бәйләнешләребез ныгый гына бара, – дип сөйләде муниципалитет башлыгы.
Исегезгә төшерик, «Сабантуй гүзәле» бәйгесе 1993 елдан бирле оештырылып килә. Кызыклы факт: буй-сыннары 164 сантиметрдан да кимрәк булмаска тиеш. Валлаһи-билләһи, моны мин беренче тапкыр ишеттем. Буйга карап милли рухиятле бәйгедә катнашуны хәл итүгә барып терәлсәк… Бу бит күбрәк максатларны колачлый торган конкурс. Дефиледән гына гыйбарәт түгел. Әле язганда шундый уй да килде, милли рухлы бәйгеләрдә кызларыбызның матурлыгына, чибәрлегенә вә нәфислегенә карамыйлар. Төрле яктан сынап карыйлар: Сабан туе булсынмы, Питраумы, башка милли тантана булсынмы… Әзерлиләр булачак киленнәрне, кәләшләрне гаилә учагы сакчысы булырга!
Актаныш дигәннән, мәсәлән, моннан ике ел элек шушы бәйгедә Актаныш районының Богады авыл кызы Әминә Гаянова җиңү яулады. Аңа ул вакытта нибары 16 яшь иде, ул Чаллы индустриаль-педагогик көллияте студенткасы. Әйтергә кирәк, аңа бу титулны бирмичә кемгә бирсеннәр инде! Әминә – бик акыллы, ипле гаиләдән. Әтисе Илфак абый – Богадының Әтиләр Советын җитәкләде, «Әнәк» агрофирмасы басу-кырларында да бергәләп аз йөрмәдек – бик көчле бригадир. Әнисе – урындагы мәдәният йортында мактаулы хезмәт куя. Аларның гаиләсе әле «Татар сүзе», шәҗәрәләр бәйгеләрендә дә республика дәрәҗәсендә зур казанышларга ирешкәне хәтердә.
Быел да Чаллыда Актаныш кызлары данын лаеклы яклады шул Эльвера.
Актаныш туфрагы шулкадәр бәрәкәтле, икмәге генә түгел, ә егет-кызлары да уңа! Актанышның Татар Суыксуы авылында туып-үскән танылган көрәшче Азат Габдрәшитов – Чаллы Сабан туендагы көрәш келәменең абсолют батыры булды. Аңа «LADA Vesta» автомомашинасы ачкычы һәм батырлык символы булган традицион тәкә тапшырдылар. Чаллы мәйданында инде икенче ел рәттән үзенең өстенлеген раслый. Былтыргы Чаллы Сабан туенда да ул баш батыр булып калды. Ул вакытта аңа «комфорт» комплектациясендәге 7 урынлык зур «Soueast S07» кроссоверы һәм шулай ук тәкә бирелде.
Әйткәндәй, Азат – БРИКС уеннары җиңүчесе, дөнья чемпионы.
Актаныш көрәшчеләренә вәгъдә итсәм дә көрәшне карарга, ахырына кадәр тору мөмкинлеге булмады бу юлы
Әйткәнемчә, Чаллы Сабан туе җанлы очрашуларга бик бай булды. Әлбәттә, әтинең Әлфинә апасы һәм Илдар җизнәкәй белән күрешеп торып та, барып, апа пешергән тәмле тортлары белән сыйланып торуга да вакыт чикле булды. Ярый, апага да гел кунак кабул итү булмасын, бераз булса да ял кирәк. Ул да, һичшиксез, Чаллы үсешенә лаеклы өлешен керткән, шәһәрнең икенче санлы хастаханәсендә эшләгән шәфкать туташы, хезмәт ветераны – Әлфинә Габделхай кызы Газетдинова. Пенсия ялында тынгы белмәс шәхес.
Сабантуйга күзәтүебезне Марат Әхмәтовның Сабантуйга карата биргән бәяләмәсе белән йомгаклыйсым килә:
Бүгенге көнне Чаллыда 80нән артык милләт вәкиле бер матур гаилә булып яши. Әлеге Сабантуй бәйрәме аларның барысын бергә җыйды. Гомумән, биредәге мохит, җылылык, халыкның ачыклыгы миңа бик ошады. Әйткәнемчә, менә Чаллы – ничектер тормышның, яшәүнең кадерен белеп һәм ирешкән кечкенә генә дә уңышка сөенә белә. Монда гомер итүче халык эзлекле бурычлар куеп, тәвәккәл, шул ук вакытта эшлекле кыю халык булып яши, – дип билгеләп үтте ул журналистлар белән әңгәмәләшкәндә.
Шулай итеп иң башта Брежнев, аннары Чаллы исемен йөрткән автогигантлы калага чираттагы эшлекле сәфәребез дә тәмамланды.
Мондый кул тегермәне һәркайсыбызның дәү әнкәсенеке булгандыр. Хәтерлисезме?