Татарстанда республиканың Электрон мактау тактасы эшли башлады. Хөрмәткә лаек кешеләр исемлегендә Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында судно җыючы Андрей Нестеров та бар. Аның сүзләренчә, республика үз халкының хезмәтен кадерли, көн саен үз эшен намуслы һәм күңел белән башкаручыларны күрә.
Андрей Нестеров заводта инде 21 ел эшли. Россия Федерациясе Оборона министрлыгы өчен суднолар төзүдә, республика күперләр салуда катнашкан. “Безнең хезмәт – көндәлек бурычларны үтәү генә түгел. Предприятие үсешенә, республикабыз, илебезнең чәчәк атуына да өлеш кертәбез. Без металл һәм конструкцияләр генә ясап калмыйбыз – осталыгыбыз һәм җаныбызны салып, ышанычлы суднолар төзибез. Хезмәтебезнең нәтиҗәсе кешеләргә хезмәт итә.
Үзеңне Мактау тактасында күргәч, аның гади рәсем генә түгеллеген аңлыйсың. Бу синең эшеңне күрү билгесе. Һәм республика үз гражданнарының хезмәтен кадерли, көн саен үз эшен намуслы һәм күңел белән башкаручыларны күрә. Горурлык кына түгел, зур җаваплылык та бу. Алга таба да ышанычны аклыйсы, хезмәтебезнең нәтиҗәсе кешеләргә хезмәт итсен дип эшлисе килә», – ди ул. Әлеге завод директорының персонал белән идарә итү буенча урынбасары Рамил Садыйков сүзләренчә, предприятиенең уңышлары меңләгән кешеләрнең тырыш хезмәтеннән туплана.
“Һәр хезмәткәр – яңа килгән эшчедән алып тәҗрибәле мастерга кадәр – суднолар төзелешенә алыштыргысыз өлеш кертә, заводның абруе да, тулаем алганда тармакның үсеше дә шуннан тора”, – ди ул. Рамил Садыйков фикеренчә, Мактау тактасы – республиканың гади эшчеләр һәм белгечләрнең көндәлек намуслы хезмәтен күрү һәм югары бәяләве билгесе. “Республика дәрәҗәсендә танылу – хезмәткәрнең үзе өчен дә, коллектив өчен дә горурлык. Ул кешене яңа уңышларга омтылырга һәм үз белемен, тәҗрибәсен, заводтагы иң яхшы традицияләрне киләсе буынга тапшырырга өнди”, – ди ул.
Электрон мактау тактасын булдыруда 5 меңгә якын эре һәм кече оешма-предприятие катнашты. Алар 15 меңнән артык хезмәткәрне тәкъдим итте. Алар арасында хөрмәткә лаек ветераннар, тәҗрибле белгечләр, махсус хәрби операция ветераннары бар. Электрон мактау тактасы белән биредә таныша аласыз.