Татарстанда ОСАГО кыйммәт: республика иң югары бәяле төбәкләр арасына керде

07.04.2026
Наталья Малярчук может потерять теплое место
Наталья Малярчук может потерять теплое место

2026 елның I кварталында Татарстан ОСАГО полислары бәясе буенча Россиядә иң кыйммәт төбәкләрнең берсе булды.

Республика уртача 9 мең сум күрсәткеч белән 4 нче урынны алды. Бу ил буенча уртача бәядән 24,9% ка югарырак.

Мәгълүматлар ТАСС хәбәрендә, «Финуслуглар» платформасы исәп-хисапларына таянып китерелә.

Рейтингта беренче урында — Новосибирск өлкәсе (13,7 мең сумга якын). Аннан соң Ингушетия Республикасы (10,8 мең сум), Хабаровск крае (9,8 мең сум). Бишлекне Мәскәү (8,8 мең сум) йомгаклый.

Гомумән алганда, Россия буенча ОСАГОның уртача бәясе 7 мең сумга җиткән. Бу узган ел белән чагыштырганда 3,8% ка күбрәк.

Белгечләр фикеренчә, бәяләр үсеше автозапчастьларга бәя арту белән бәйле. Россия автостраховкалаучылар берлеге президенты Евгений Уфимцев әйтүенчә, ОСАГО арзанаю чоры тәмамланган.

Шулай ук закондагы үзгәрешләр дә кабул ителде: хәзер ОСАГОсыз йөргән өчен штраф бер тәүлектә бер генә тапкыр язылачак.

Билгеле булганча, Татарстанда «Эффектив транспорт системасы» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.