Россиядә 100 мең сум күләмендә пенсия алырга теләүчеләргә бөтен хезмәт эшчәнлеге дәвамында югары һәм рәсми хезмәт хакы алырга кирәк.
Бу хакта 10 сентябрьдә Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб хәбәр итте.
«Барыннан да элек күп акча эшләргә кирәк. Чөнки Халыкара хезмәт оешмасы конвенциясе нигезендә пенсия югалтылган хезмәт хакының 40 процентын тәшкил итәргә тиеш», — диде ул Lenta. Ru белән әңгәмәдә.
Шулай да бу — бары тик гади ориентир. Россиядә пенсиянең төгәл күләме хезмәт хакының 40 проценты итеп автоматик рәвештә исәпләнми. Бу күрсәткечкә хезмәт стажы, пенсион коэффициентлары һәм башка факторлар йогынты ясый.
Светлана Бессараб сүзләренчә, югары пенсия формалаштыруда иң мөһим факторларның берсе — рәсми эшкә урнашу.
Хезмәткәрнең эш бирүчесе аның өчен бөтен хезмәт эшчәнлеге дәвамында иминият кертемнәрен тулы күләмдә күчерергә тиеш. Шуңа күрә хезмәт килешүе буенча рәсми эшләү булачак пенсия күләменә турыдан-туры йогынты ясый.
Рәсми булмаган хезмәт хакы алган очракта иминият кертемнәре дә түбәнрәк булырга мөмкин. Бу исә киләчәктә пенсия күләменә тәэсир итә.
Депутат сүзләренчә, булачак түләүләрне арттыру ысулларының берсе озак вакытлы тупланмалар программасы булырга мөмкин. Мондый система кысаларында дәүләт гражданның махсус счетына өстәмә рәвештә 360 мең сумга кадәр акча юнәлтә ала.
Шуңа күрә пенсия турында алдан кайгырту, рәсми керем алу һәм озак вакытлы тупланмалардан файдалану киләчәктә финанс мөмкинлекләрне арттырырга ярдәм итә ала.

Моннан тыш, Россиядә аерым категория гражданнар өчен пенсиягә өстәмә түләүләр каралган. Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты әгъзасы Алексей Говырин хәбәр иткәнчә, 18 яшькә кадәрге һәр бала өчен пенсионерларга махсус өстәмә билгеләнергә мөмкин. Аның күләме билгеләнгән түләүнең өчтән бер өлешен тәшкил итә.
Авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эшләгән һәм расланган исемлектәге белгечлекләр буенча хезмәт куйган гражданнарга да өстәмә түләү каралган. Бу очракта ул билгеләнгән түләүнең дүрттән бер өлеше күләмендә була.