Казанның 98 нче мәктәбе тәрәзәсеннән бер укучы егылып төшкән. «Татар-информ» язганча, 4 нче сыйныфта укучы малай 3 нче каттан егылган.
Бала исән. «Ашыгыч ярдәм» бригадасы аны ДРКБның диагностика бүлегенә озаткан.
«Хәзерге вакытта баланың хәле, нык җәрәхәтләнү сәбәпле, авыр буларак бәяләнә. Диагностика бүлегендә аңа тулысынча тикшерү үткәрелә. Малай үз аңында», – дип сөйләп үткәннәр агентлык хәбәрчесенә Балалар республика клиник хастаханәсендә.
Килеп туган хәлнең нечкәлекләре ачыклана.