Екатеринбургның Верх-Исетск районы суды Ura.ru мәгълүмат агентлыгының элекке редакторы Денис Аллаяровны 5 елга колония җәзасына хөкем иткән. Ул полициядә эшләүче туганыннан криминаль мәгълүматлар сатып алуда гаепләнгән, дип яза «РИА Новости».

Моннан тыш суд Аллаяровка 4 елга журналистика эшчәнлеге белән шөгыльләнүне тыйган.

Прокурор элекке редакторга карата 5 еллык колония (гомуми режимдагы) җәзасын, 1,2 миллион сум күләмендә штраф, 5 елга нәшрият һәм журналистика эшчәнлеген тыюны сораган.

Аллаяров хөкем карары чыгарылган утырышта үкенүе турында, криминаль мәгълүматларны алданрак бастырып чыгаруның башка басмаларга караганда өстенлек биргәнлеге турында сөйләгән. Соңгы сүзендә ул үлә-бетә тизлеккә омтылуының суд эскәмиясенә китереп җиткерүен әйткән.

Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, Аллаяров 2024 елның маеннан 2025 елның мартына кадәр Екатеринбургның 10 нчы полиция бүлеге җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы Андрей Карповтан (элекке редакторның туганы) криминаль мәгълүматлар сатып алган. Ришвәтнең гомуми күләме 120 мең сум тәшкил иткән.

Андрей Карпов шартлы рәвештә 4 елга хөкем ителгән. Элекке редактора ярты елга сузылган суд процессында үзенә белдерелгән гаепләүләрне тулысынча инкарь итеп килгән. Фәкать хөкем карары чыгарыр алдыннан гына үз гаебен таныган.