ЦУМ креатив кластерының эшлекле блогы – «А» классындагы заманча яңа конгресс-офислар үзәге эшлекле чаралар үткәрү һәм креатив индустрияләр белән шөгыльләнүчеләрнең офисларын урнаштыру өчен күпфункцияле үзәк булып тора.
Үзәкнең гомуми мәйданы: 23 000 м²
Галереяләр мәйданы: 2 200 м²
Файдалануга тапшыру вакыты: 2026 елның мае
Конгресс-офислар үзәге 4 катта урнаштырылган сыйфатлы офис мәйданчыкларыннан, шулай ук конференцияләр, форумнар, семинарлар, күргәзмә, матбугат конференциясе, лекция кебек төрле чаралар уздыру өчен билгеләнгән универсаль заллардан тора.
Конгресс-холл (420 кешене сыйдыра) видеотрансляция һәм мультимедиа презентацияләре өчен заманча җиһазлар, синхрон тәрҗемә мөмкинлеге, Wi-Fi, профессиональ ут җиһазлары, видеоконференц-элемтә, башка җиһазлар белән тәэмин ителгән.
4 конференц-зал (барлыгы 300 кешене сыйдыра). Һәркайсы мультимедиа һәм профессиональ ут җиһазлары, Wi-Fi, видеоконференц-элемтә, интерактив панельләр белән тәэмин ителгән.
сөйләшүләр алып бару өчен 3 бүлмә (мактаулы кунаклар өчен сөйләшүләр бүлмәсен кертеп) видеоконференцэлемтә. аудиосистема белән тәэмин ителгән;
галерея (2 200 м²);
индивидуаль эш һәм эшлекле очрашулар өчен коворкинг-зоналар;
бина түбәсендә ачык терраса (1 300 м²);
эшлекле чаралар кысасында кофе эчүне оештыру мөмкинлеге;
автомобиль парковкасы.