Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Данкверт белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә эш сәфәрендә.
Очрашуда ветеринария күзәтчелеге өлкәсендә алга таба үзара хезмәттәшлек, төбәктә җитештерелгән продукциянең куркынычсызлыгы һәм сыйфатын контрольдә тоту буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Сергей Данквертка республиканың дәүләт бүләге – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды.
Бүләк «Татарстан Республикасы агросәнәгате комплексын үстерүдә хезмәттәшлек һәм аерым казанышлары өчен» дигән сүзләр белән тапшырылды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.