12 июньдә Россия көне уңаеннан Казанның уникаль осталык үзәгендә балалар һәм өлкәннәр өчен бушлай мастер-класслар узачак.

Бу хакта ЦУмның креатив кураторы Җәннәт Минһаҗева хәбәр итте.

Бәйрәм программасы 13:00 дән 16:00 гә кадәр дәвам итәчәк. Бу көнне монда килүчеләрне концерт, маркет, лекцияләр һәм бүләкләр көтә.