2026 елда Казанны Ислам дөньясының мәдәни башкаласы дип игълан иттеләр. Программаның беренче чарасы – Изге Коръән халыкара премиясе 24 апрельдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узачак.
Тамашачыларны тантаналы чара кысаларында дөньякүләм дәрәҗәдәге иң яхшы Коръән укучыларның – Премия финалистларының чыгышлары, шулай ук Изге Китапның мәңгелек гомумкешелек кыйммәтләрен һәм рухи мирасын ачучы театральләштерелгән куелыш көтә.
Төп программа башланыр алдыннан театр фойесында «Коръән дөньясы» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителәчәк, ул Коръәннең иңдерелү, язылу һәм гасырлар буе саклану тарихына багышлана.