Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эш төркеме утырышында «Татарстан Республикасының Мактаулы доноры» күкрәк билгесен кертү идеясен карадылар. Бу хакта ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
Фикер алышуда катнашучылар ассызыклаганча, донорлык статусын күтәрү ашыгыч медицина ярдәме, планлы операцияләр һәм авыр пациентларны дәвалау өчен кирәкле донорлык резервын ныгытырга ярдәм итәчәк.
Фикер алышу йомгаклары буенча бүләкне гамәлгә кую тәртибен беркетәчәк норматив хокукый акт проектын әзерләү турында карар кабул ителгән.